Баш бит
Мальдивларда — Бәйсезлек көне;
Панама,
Парагвай һәм
Португалиядә — Әби-бабайлар көне;
Россия Федерациясендә — Парашютчылар көне, һ.б.
- 1847 — Африка колонияләреннән беренче булып
Либерия бәйсезлеген игълан итә. - 1856 — британ язучысы, драматург, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Джордж Бернард Шоу туа.
- 1897 — татар язучысы Галимҗан Нигъмәти дөньяга килә.
- 1907 — Әстерханда «Идел» гәҗите чыга башлый.
- 1926 — Алмаз Юлдашев, галим-механик, техник фәннәр докторы туа.
- 1930 —
ТАССР 46 районга бүленә (аңарчы 8 кантон була). - 1970 — башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе, галим Әхмәтзәки Вәлиди вафат була.
- 1976 — Николай Носов, рус балалар язучысы вафат була.
- 1996 — татар язучысы, фронтовик Әнәс Галиев вафат.
- 1999 — Каргиль сугышы
Һиндстан файдасына тәмамлана.

- 2005 — «Колумбия» һәлакәтеннән соң беренче шаттл STS-114 «Дискавери» очышка китә.

Ассианизм (осетин телендә: Уацдин) ул скифларның алан кабиләләренең хәзерге заман токымнары осетиннарның традицион мифологиясеннән алынган, борынгы скиф диненең дәвамы дип ышанылган хәзерге заман мәҗүси дине. Русча сөйләшүче тарафдарлары арасында дин «Ассианизм» буларак мәгълүм («Ассианизм» «Ас» яки «Осс» дине дигәнне аңлата—беренчесе Аланнарның борынгы исеме, аннан, мөгаен, греклар «Азия» исемен алганнар, ур рус һәм гөрҗиләрдән алынган «Осетиннар» атамасында сакланган) һәм (Уацдин), Æцæг Дин буларак мәгълүм икесе дә «Чын Ышану» дигәнне аңлата, Æсс Дин «Ассианизм»ның осетин теле сүзе, яки осетиннарның үз телләрендә гади итеп Ирон Дин «Осетин ышануы» . Ул аңлы һәм оешкан рәвештә 1980-енче елларда Осетиннар арасында этник дин буларак яңартыла башлаган.
Дин кайбер оешмалар тарафыннан күбесенчә Россия эчендә Төньяк Осетия-Аланиядә кертелгән булган, әмма шулай ук Көньяк Осетиядә һәм Украинада бар. Диндә үзәк булып Нарт сагалары тора һәм хәрәкәтнең тәкъдим итүчеләре теологик аңлатмаларны алардан алган.
![]()
Сез беләсезме?

- Совет сугышчылары Асыйм Баляев һәм Ибраһим Беркутов 1943 елда Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек булалар.
- 1906 елның маенда Илмин авылы сабантуена дусты Хөсәен Ямашевка ияреп Уральскидан шәкерт Габдулла Тукаев килә.
- Татар халык әкиятләрен җыючы һәм нәшер итүче Габор Балинт туган илендә гаяр эсперанточы буларак билгеле.
- Кукурузник — Ан-2 очкычының рәсми булмаган исеме.
- Стевиянең яфрагы шикәрдән 300 мәртәбә баллырак.
- Шәймардан Ибраһимов — исеме Русия башкаласының бер урамына кушылган сирәк татарларның берсе.
- Шаһимәрдән Ибраһимов — Русиянең Гарәбстандагы беренче консулы һәм Урта Азиядә беренче газет мөхәррире.
- Китаплары иң укыла торган татар язучыларының берсе төзелештә электромонтажчы һөнәре буенча эшли.
- Емельян Пугачев гаскәре Казанны яндырып китә, шәһәрдән Постау бистәсе белән Татар бистәсе генә исән кала.
- Атаклы татар дин әһеле, галим, мәгърифәтченең укучысы беренче нугай әлифбасын төзи.
- Россиянең Иркутск өлкәсенә керүче Суык Елга шәһәрендә 900гә якын татар яши.

Хезмәт Даны музее (рус. Музей Трудовой Славы нефтегазодобывающего управления Джалильнефть в пос. Джалиль Сармановского района Республики Татарстан) ― Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә ачылган мәдәният учреждениесе. Музей күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү һәм аның рухи мирасын килер буыннарга җиткерү максатында оештырылган. «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе балансында. Муса Җәлил музее буларак 1964 елда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең 1нче мәктәбендә, мәктәп директоры Азат Исмәгыйлев башлангычы белән оештырыла. Музейның беренче экспонатларын «Ал канәфер» (рус. Алая гвоздика) клубы әгъзалары туплый. Укытучылар Рәидә Исмәгыйлева һәм Валентина Козырева җитәкчелегендә укучылар Муса Җәлилнең туганнары белән хат алышалар, шагыйрьнең туган ягы Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында булалар, Минзәләдә, Казанда музейларда булып кайталар. 1976 елда мәктәпнең Муса Җәлил музее бистәнең 1974 елда нигезләнгән Муса Җәлил исемендәге Техника йортына күчерелә.
| Сайланган cоңгы портал: | |
| Сайланган cоңгы исемлек: |
![]()
Сайланган мультимедиа
![]()
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
![]()
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
![]()
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
![]()
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 61 400 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 75 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 7 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
![]()
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек -

- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
![]()
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү
