Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте
| Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте | |
|---|---|
| төр. Kuzey Kıbrıs Türk Cumhuriyeti | |
| Байрак[d] | Илтамга[d] |
| Нигезләнү датасы | 1983 |
| Рәсми исем | Kuzey Kıbrıs Türk Cumhuriyeti[1] һәм Severocyperská turecká republika |
| Демоним | Turkish Cypriot һәм Kıbrıs Türkü |
| Рәсми тел | төрек теле |
| Гимн | İstiklâl Marşı |
| Мәдәният | Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте мәдәнияте[d] |
| Дөнья кисәге | Азия һәм Европа |
| Дәүләт |
|
| Башкала | Төньяк Никосия[d] |
| Сәгать поясы | UTC+02:00 |
| Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Кипр утравы |
| Территориясенә дәгъва итә | Кипр Республикасы |
| Геомәгълүматлар | Data:Northern Cyprus.map |
| Идарә итү формасы | унитар дәүләт[d] һәм катнаш төрдәге республика[d] |
| Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте президенты[d] |
| Ил башлыгы | Туфан Эрхюрман[d] |
| Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте премьер-министры[d] |
| Башкарма хакимият башлыгы | Үнал Үстәл[d] |
| Канунбирү органы | Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте ассамлеясе[d] |
| Дипломатик мөнәсәбәтләр | UE, Төркия, Азәрбайҗан, Гамбия, Күвәйт, Ливия дәүләте, Сомали, Бөекбритания һәм Америка Кушма Штатлары |
| Әгъзалык | ТЮРКСОЙ[2], Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[3], Икътисади хезмәттәшлек оешмасы[d][4] һәм Төрки дәүләтләр оешмасы[5] |
| Халык саны | 476 214 (2023)[6][7] |
| Су өслеге өлеше | 2,7 процент |
| Акча берәмлеге | Төркия лирасы |
| Нәрсә белән чиктәш | Кипр Республикасы, Бөекбритания һәм Төркия |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[d] |
| Алыштырган | Кипрның төрек федератив дәүләте (1975-1983)[d] |
| Мәйдан | 3355 км² |
| Тематик география | geography of Northern Cyprus[d] |
| Феноменның икътисады | Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте икътисады[d] |
| Җирле телефон коды | 392[8] |
| Илнең телефон коды | +90[8] |
| Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d] |
Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүрияте (төр. Kuzey Kıbrıs Türk Cumhuriyeti), Тө́ньяк Кыпрыс (төр. Kuzey Kıbrıs), ТКТҖ (төр. KKTC) — Кыпрыс утравының төньягында урнашкан өлешчә танылган дәүләт. 1983 елның 15 ноябрендә бәйсезлеге игълан ителә. Ул Төркия тарафыннан гына танылган. Башка дәүләтләр һәм халыкара оешмалар Төньяк Кыпрысны Кыпрыс Җөмһүриятенең бер өлеше дип саныйлар.
Дәүләтне нигезләүче һәм беренче президенты — Рәүф Денкташ (1924-2013).
ТКТҖ Кыпрыс утравы территориясенең якынча 36 процентын контрольдә тота. Утрауның көньяк өлешен халыкара дәрәҗәдә танылган, нигездә юнаннар яшәгән Кыпрыс Җөмһүрияте алып тора. Ике өлеш арасында БМО контролендәге демилитаризацияләнгән зона — «Яшел сызык» (Yeşil Hat) уза.
Географик урнашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньяк Кыпрыс Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә, Төркиядән көньяктарак урнашкан. Утрауның төньяк ярыннан Төркия ярларына кадәр ераклык якынча 70 чакрым тәшкил итә. ТКТҖ территориясе утрауның төньяк яр буен, Месаория тигезлеген[en] тигезлеген һәм Кирения тау сыртының[ru] (Бишбармак таулары) бер өлешен үз эченә ала.
Төбәк климаты — Урта диңгез климаты: җәе эссе һәм коры, ә кышы йомшак, яңгырлы. Төп табигый байлыклары — авыл хуҗалыгы җирләре, яр буе зоналары һәм туристик ландшафтлар.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүриятенең халык саны якынча 450–550 мең кеше тәшкил итә (төрле мәгълүматлар бар). Халыкның нигезен төрек-кыпрыслылар, шулай ук Төркиядән күчеп килүчеләр һәм аларның нәселләре тәшкил итә. Шулай ук башка илләрдән килгән кешеләрнең зур булмаган җәмгыятьләре дә бар.
Рәсми тел — төрек теле. Көндәлек тормышта төрек теленең Кыпрыс диалекты киң кулланыла. Мәгариф, туризм һәм бизнес өлкәсендә инглиз теле дә таралган.
Халыкның күпчелеге сөнни ислам динен тота, шулай да җәмгыятьтә дөньяви яшәү рәвеше һәм принциплары өстенлек итә. Шулай ук христиан һәм башка кечкенә дини җәмгыятьләр дә бар.
Башкала һәм иң зур шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТКТҖнең башкаласы — Төньяк Никосия (төрекчә Lefkoşa). Шәһәр төньяк (төрек) һәм көньяк (юнан) өлешләргә бүленгән, алар арасында БМОның аеру сызыгы уза. Никосия (Лефкоша) — Ауропадагы бердәнбер бүленгән башкала.
Иң зур шәһәрләр:
Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүрияте 5 өлкәгә, яки ильчегә бүленә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы чор һәм Урта гасырлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кыпрыс утравының меңьеллыкларга сузылган борынгы тарихы бар. Төрле чорларда ул ассириялеләр, мисырлылар, фарсылар, эллинистик дәүләтләр, Рим һәм Византия империяләре хакимлеге астында булган.
1571 елда Кыпрысны Госман империясе яулап ала. Шул вакыттан алып утрауда юнан православ халкы белән беррәттән төрек мөселман җәмгыяте формалаша башлый.
Бөекбритания хакимияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1878 елда утрау белән идарә итү Бөекбританиягә күчә, ә 1914 елда Кыпрыс рәсми рәвештә Британия империясе тарафыннан аннексияләнә. Бу чорда милли хәрәкәтләр көчәя: юнан-кыпрыслылар арасында Юнанстанга кушылу идеясе (энозис) тарала, ә төрек-кыпрыслылар арасында үз хокукларын яклау һәм милләтара тигезлек урнаштыру өчен хәрәкәт популярлаша.
Утрауның бәйсезлеге һәм җәмгыятьара низаг
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960 елда җирле юнан һәм төрек халыкларының сәяси тигезлегенә нигезләнгән бәйсез дәүләт — Кыпрыс Җөмһүрияте төзелә. Ләкин 1963 елда ук җәмгыятьара бәрелешләр башлана, бу ил халкының бүленүенә һәм БМО тынычлык урнаштыру көчләренең керүенә китерә.
1974 елда Кыпрыста, утрауны Юнанстанга кушу максатыннан, Юнанстандагы хәрби хунта ярдәмендә дәүләт түнтәрелеше була. Җавап чарасы буларак, Төркия, үзенең дәүләт-гарант статусына таянып, хәрби операция үткәрә. Нәтиҗәдә утрау төньяк һәм көньяк өлешләргә бүленә.
Шуннан соң төрек-кыпрыслыларның күпчелеге утрауның төньягына, ә юнан-кыпрыслылар исә утрауның көньяк өлешенә күченә.
ТКТҖнең игълан ителүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елда утрауның төньяк өлеше берьяклы тәртиптә Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүрияте исеме астында үз бәйсезлеген игълан итә. Бу карар БМО тарафыннан тәнкыйтьләнә. БМО ТКТҖне һаман да Кыпрыс Җөмһүриятенең бер өлеше дип санавын дәвам итә.
Сәяси төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүриятенең (ТКТҖ) идарә итү формасы — президент-парламент җөмһүрияте.
Дәүләт башлыгы — бөтенхалык тавыш бирү аркылы сайлана торган президент. Президент вәкиллек функцияләрен башкара һәм тышкы сәясәт мәсьәләләрендә мөһим роль уйный.
Канун чыгаручы хакимият Җөмһүрият Мәҗлесенә — гомуми сайлаулар нигезендә сайлана торган бер палаталы парламентка карый.
Башкарма хакимиятне премьер-министр җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.
ТКТҖнең сәяси системасы төрле карашларны тәкъдим итүче берничә фиркане үз эченә ала — Кыпрысны бердәм дәүләткә берләштерү тарафдарларыннан алып бәйсезлек һәм Төркия белән тыгыз интеграция тарафдарларына кадәр.
Халыкара статусы һәм тышкы мөнәсәбәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТКТҖнең халыкара статусы бәхәсле булып кала. Халыкара дәрәҗәдә дәүләтне Төркия генә таныды. Калган барлык илләр һәм халыкара оешмалар, шул исәптән БМО һәм Ауропа Берлеге, Кыпрыс утравының төньягын Кыпрыс Җөмһүриятенең басып алынган (оккупацияләнгән) территориясе дип саный.

ТКТҖ БМО, Ауропа Берлеге һәм башка халыкара оешмалар әгъзасы түгел, әмма берничә илдә үзенең рәсми булмаган вәкиллекләрен тота. Төркия Төньяк Кыпрыска зур икътисади, хәрби һәм сәяси ярдәм күрсәтә.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүрияте икътисады шактый дәрәҗәдә Төркиягә бәйле. Икътисадның төп тармаклары:
- Туризм (пляж ялы, казино, тарихи һәйкәлләр);
- Авыл хуҗалыгы (цитруслылар, зәйтүн, яшелчәләр);
- Мәгариф (халыкара университетлар);
- Төзелеш һәм күчемсез милек.
Халыкара изоляция аркасында турыдан-туры халыкара сәүдә һәм транспорт элемтәләре чикләнгән. Авиарейсларның һәм диңгез ташуларының күпчелеге Төркия аша башкарыла.


Рәсми валюта — Төркия лирасы, әмма туризм өлкәсендә еш кына евро һәм башка чит ил акчалары кабул ителә.
Мәгариф һәм фән
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньяк Кыпрыс югары белем бирүнең эре региональ мәркәзе булып тора. Биредә берничә университет эшли, аларда Төркия, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Азиядән килгән студентлар укый. Укыту еш кына инглиз телендә алып барыла.
Халыкның грамоталык дәрәҗәсе югары, мәктәп белем бирү системасы шактый дәрәҗәдә Төркиянекенә охшаш.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТКТҖ мәдәнияте төрек, Кыпрыс һәм Урта диңгез традицияләренең кушылмасы булып тора. Аш-суда итле ризыклар, яшелчәләр, зәйтүн мае, диңгез продуктлары һәм татлы ризыклар киң кулланыла.
Музыка һәм фольклор Госман һәм җирле Кыпрыс мирасы элементларын саклый. Бәйрәмнәр дәүләт даталарын да, дини вакыйгаларны да үз эченә ала.
Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң популяр спорт төре — футбол, әмма Төньяк Кыпрысның спорт оешмалары халыкара федерацияләр тарафыннан танылмаган. Бу ТКТҖ такымнарының һәм спортчыларының халыкара ярышларда катнашуын чикли. Шулай ук волейбол, баскетбол һәм традицион спорт төрләре таралган.
Хәзерге хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кыпрыс мәсьәләсе хәл ителмәгән халыкара проблемаларның берсе булып кала. Утрауны федератив дәүләткә берләштерү буенча вакыт-вакыт сөйләшүләр алып барыла, әмма әлегә конкрет нәтиҗәләргә ирешә алмадылар.
Төньяк Кыпрыс Төрек Җөмһүрияте, киң халыкара танылуның булмавына карамастан, үз администрациясе, сәяси системасы һәм җәмгыяте булган де-факто дәүләт буларак яшәвен дәвам итә.
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.cm.gov.nc.tr/
- ↑ https://www.turksoy.org/en/members/trnc
- ↑ https://www.oic-oci.org/page/?p_id=179&p_ref=60&lan=en
- ↑ http://eco.int/general_content/85362-Observers.html?t=General-content
- ↑ https://www.turkicstates.org/en/gozlemci-ulkeler/XC
- ↑ https://istatistik.gov.ct.tr/Portals/39/Nufus_ve_Demografi_Bulteni_2023_1.pdf
- ↑ https://istatistik.gov.ct.tr/Portals/39/NufusDemo_2023_1.xlsx
- 1 2 http://www.bthk.org/Documents/UNP_2020_.pdf
